Латвиядә «Вентспилс тәкыясе» фестивале үтте. 4 ноябрьдә Латвияда Вентспилс шәһәрендә «Юрас варты» театр йортында, Халыкара «Вентспилс тәкыясе» 9-нчы фестиваль үтте. Биредә Вентспилс шәһәре генә түгел, ә Рига, Лиепая, Салдус, Резекне һәм Белоруссия белән Эстония илләренән дә төрле милләтләр катнаштылар. Халыкара фестиваль 2001нче елдан бирле эшли башлаган. Аны Вентспилс ассоциациясе милләт-мәдәният җәмгыятләре оештырды (ВАНКО). Халыкара «Вентспилс тәкыясе» фестивале Латвиядә гена түгел, ә башка чит илләрдә дә танылган. |
|
9 сентябрьдә, сәгать 10:00, АНКОЛ бинасында (камин залы) Слокас урамы 37, «Ак калфак» хатын-кызлары җыела. 9 сентября, в 10:00, в здании АНКОла (каминный зал) на Слокас 37 собираются дамы «Ак калфак». |
1 сентябрьдә сәгать 10:00 Латвия татарлары Корбан - бәйрәмен үткәрләр. Бәйрәмне татар “Идель” Җәмгыятьнең рәисе Ринат Ахунов оештыра. Ригада бәйрәм намазы Слокас урамы, 37 йортында, АНКОЛның бинасында үттәчәк. Бәйрәм намазын имам –хатыб Латвияның “Идель” мөсельман Җәмгыятьнең Мидхат хәзрәт Сатданов алып барачак. |
Изге Рамазан ае котлы, мөбәрәк булсын! Әлеге изге ай һәркемгә көч-куәт, илһам өстәсен, игелекле гамәлләргә әйдәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә бәрәкәт, рухи ныклык, бөтенлек һәм якты өметләр алып килсен. ... Ары укырга » |
|
|
Хөрмәтле милләтәшләр, Сезне Җиңү Көне белән! Сезгә исәнлек-саулык, дөнья тынычлыгы телибез! Бөек Ватан сугышында катнашкан солдатларның рухлары караңгы гүрләре якты,тар каберләре киң булсын. Авыр туфраклары җиңел булсын. Урыннары җәннәттә булсын. |
1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме. Дөньяның 142 илендә 1 Май - Халыкара эшчеләр бердәмлеге көне. 1886 елның 1 маенда АКШ һәм Канаданың күп шәһәрләрендә, кешеләр эш көнен сигез сәгатькә калдыруны сорап митингларга һәм демонстрацияләргә чыкканнар. Чикагода демонстрацияне куган вакытта 4 кеше һәлак була. Шуннан соң, полициягә каршы протестлар башлана. Протестларның берсендә бомба шартлаталар һәм дәвам иткән атышуда сигез полицейский үлә, дүрт кеше төрле җәрәхәтләр ала. Шартлауда дүрт кешене гаеплиләр һәм аларны үлем җәзасына хөкем итәләр. Берничә ел үткәннән соң, хөкем иткән кешеләрнең гаепсез булуы ачыклана. Һәм 1889 елда II Интернационалның Париж конгрессында, хөкем ителгән кешеләрнең истәлегенә, 1 май көнен Халыкара эшчеләр бердәмлеге көне дип игълан итәләр. http://tatarile.org/date/ru/node/5615 Прикрепления: Рәсем 1 |
|