“Шат күңелле, боегуны белми торган кешеләр озын гомерле була“, – диюләре хак сүздер. 

25 декабрдә Гәйшә апа Алим кызы Тутыняга 100 яшь тулды. 14 февральдә Зәйтүнә апа Ганеевага 103 яшь тулачак. Сөйкемле әбиләрнең авыр язмышына карамыйча. Алар һәрвакыт елмая һәм тормышка шатлана. Озын гомерле булыйм дисәң, безнең әбиләрдән киңәшләр тыңлагыз. Хөрмәтле Зәйтүнә апа сүзләре буенча, ул Аллага ышана һәм һәрвакыт догалар укый. Догалар иң авыр минутларда һәм югалтуларда яшәргә көч бирде диде. Туган телемне дә онытмадым ди. Гәйшә Тутиня сүзләренә караганда, үткәнне искә төшерергә кирәкми, ул инде узган, онытылган, ә киләчәкне без белмибез. Ә менә бүгенге көн турында уйларга кирәк диде. Туган телне тумыштан ук белгән. Һәм беркайчан да онытмаган дип сөйләде.

Хөрмәтле Зәйтүнә һәм Гәйшә апаларны, чын күңелдән туган көннәре белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм иминлек телилибез!Картинки по запросу "цветы" ... Ары укырга »

Просмотров: 308 | Добавил: Robespjer | Дата: 12.02.2020 | Комментарии (0)

30 ноябрь көнне Баложу урамында П.Юрьян исемендәге музыка мәктәбенең зур залында этноколлективлар гала-концертты узды. Анда Латвия белән беррәттән, Эстониядән, Даугавпилстан һәм Саласпилстан ансамбльләре чыгыш ясады. Программа матур һәм кызыклы иде!Концертта татар попурри "Дуслык" ансамбле һәм башкорт биюе белән Алсу Малниеце катнашты. Музыкаль җитәкчесе Нәфисә Бирска.На изображении может находиться: 5 человек, люди стоят

Просмотров: 618 | Добавил: Robespjer | Дата: 02.12.2019 | Комментарии (0)

23 ноябрь көнне 12:00 сәгатьтә АНКОл бинасында "Көзге җыен" булачак. Концерт. Татарча караоке. Аралашу. Чәй эчү. Рәхим итегез! АНКОЛ , Слокас 37. "Идел" татар җәмгыяте. +37129536991 Ләйсән, +37126130357 Ринат.

Нет описания фото.

Просмотров: 433 | Добавил: Robespjer | Дата: 16.11.2019 | Комментарии (0)

Кадерле Латвия илебез һәм Латвиядә яшәүче халкыбыз! Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз! Сезгә иминлек, бәрәкәт, күтәренке кәеф телибез! Бөтен Латвиянең казанышларына куанып яшәргә насыйп итсен! Рига, Латвия илебез чәчәк атсын! Бәйрәмегез матур,шат күңелле үтсен!Картинки по запросу "Латвия день рождение""

Просмотров: 390 | Добавил: Robespjer | Дата: 16.11.2019 | Комментарии (0)

Латвиядә юбилейлы «Вентспилс тәкыясе» фестивале үтте.

9 ноябрьдә Латвияда Вентспилс шәһәрендә «Юрас варты» театр йортында, Халыкара «Вентспилс тәкыясе» юбилейлы 10 - нчы фестиваль үтте. Биредә Вентспилс шәһәре генә түгел, ә Рига, Лиепая, Салдус, Резекне һәм Белоруссия белән Эстония илләренән дә төрле милләтләр катнаштылар. Халыкара фестиваль 2001нче елдан бирле эшли башлаган. Аны Вентспилс ассоциациясе милләт-мәдәният җәмгыятләре оештырды (Вентспилсская ассоциация национально-культурных обществ ВАНКО). Халыкара «Вентспилс тәкыясе» фестивале Латвиядә гена түгел, ә башка чит илләрдә дә танылган.
Ригадан «Дуслык» ансамбеле ТХҖ «Попури», чыгыш ясадылар. Алсу Малниеце башкорт биюен биеп күрсәтте. Биредә катнашырга күп милләтләр килде. Аларның һәрберсенең милли киемнәре аерылып тора. Сәхнәдә җырлар монлы да, монсу да һәм җитез көйләр дә булды. Төрле уен кораллары да яңгырады. Залда тамашачы һәрбер милләт ... Ары укырга »

Просмотров: 379 | Добавил: Robespjer | Дата: 16.11.2019 | Комментарии (0)

Әтием истәлеге

Бөек Җиңүнең 
55 еллыгына багышлап

Тышкы яралар күмелде,
Эзләре генә калган
Эчке яралар төзәлми,
Каннары тама һаман.

Күпме ятим үзе ана
Һәм үзе ата күптән.
Атасыз үсеп картайган,
Күпме күз яше түккән?

Яз килгәч, май аенда
Чәчәк урый дөньяны.
Әтиләрнең каберенә
Салыр идем мин аны.

Бер мәлгә генә булса да
Чәчәккә күмелсеннәр.
Батырларны 
онытмыйлар-
Яшьләр шуны күрсеннәр!

Гөлфия Хурамшина

На данном изображении может находиться: огонь и текст

Просмотров: 683 | Добавил: Robespjer | Дата: 03.05.2019 | Комментарии (0)

На данном изображении может находиться: текст

Просмотров: 627 | Добавил: Robespjer | Дата: 26.12.2018 | Комментарии (0)

Apsveicam Ziemassvētkos!                                                                                                                Ziemassvētku vakars, kad satumst aiz loga,
Zaigot sāk zvaigznes kā dimanta pogas,
Spīd zelta mēness, mirdz sudraba sniegs,
Ir bagāts ikviens, ja sirdī mīt prieks!


Поздравляем Всех католиков с Рождеством!
Пусть сердце засияет в Рождество,
В судьбе царят лишь теплота, достаток,
И только счастье правит торжеством,
Удача пусть оставит яркий отпечаток.
Пусть жизнь играет радости струной.
Желаем Вам здоровья, процветания.
Успехом пусть искрится дом большой,
Все исполняются мечты и пожелания.
		<!-- ... Ары укырга »

Просмотров: 443 | Добавил: Robespjer | Дата: 26.12.2018 | Комментарии (0)

« 1 2 3 4 ... 17 18 »