18:58
Изге Рамазан ае котлы, мөбәрәк булсын!

Изге Рамазан ае котлы, мөбәрәк булсын!
Хөрмәтле милләтәшләр, дин кардәшләрем! Һәммәгезне дә мөселман дөньясында иң олы һәм шатлыклы вакыйга – изге Рамазан ае башлану белән ихлас котлыйм, сәламәтлек, имин тормыш телим. Бу айда без барча уй-ниятләребезне бер-беребезгә рәхим-шәфкать күрсәтүгә, мохтаҗларга ярдәм итү кебек игелекле гамәлләр кылуга багышлыйк. Чөнки әлеге мәңгелек кыйммәтләр бер-береңне яхшырак аңларга, башка дин вәкилләре белән татулыкта яшәргә ярдәм итә. Бу нисбәттән үсеп килүче яшь буынга дөрес юнәлеш бирүдә, динебез гореф-гадәтләрне тирән хөрмәт тәрбияләүдә, халкыбызның рухи байлыгын арттыруда тырышырбыз. Алга таба да Латвиядә тынычлык-иминлекне саклап, милләтара һәм динара татулыкта яшәрбез дип ышанам.

Әлеге изге ай һәркемгә көч-куәт, илһам өстәсен, игелекле гамәлләргә әйдәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә бәрәкәт, рухи ныклык, бөтенлек һәм якты өметләр алып килсен.Фото Латвиянең «Идель» татар җәмгыяте.

Просмотров: 891 | Добавил: Robespjer | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: