11:12
Латвиядә «Вентспилс тәкыясе» фестивале үтте.

Фото Латвиянең «Идель» татар җәмгыяте.

 

Латвиядә «Вентспилс тәкыясе» фестивале үтте.

4 ноябрьдә Латвияда Вентспилс шәһәрендә «Юрас варты» театр йортында, Халыкара «Вентспилс тәкыясе» 9-нчы фестиваль үтте. Биредә Вентспилс шәһәре генә түгел, ә Рига, Лиепая, Салдус, Резекне һәм Белоруссия белән Эстония илләренән дә төрле милләтләр катнаштылар. Халыкара фестиваль 2001нче елдан бирле эшли башлаган. Аны Вентспилс ассоциациясе милләт-мәдәният җәмгыятләре оештырды (ВАНКО). Халыкара «Вентспилс тәкыясе» фестивале Латвиядә гена түгел, ә башка чит илләрдә дә танылган. 
Рига һәм Вентспилс шәһәрләренән «Идел» татар җәмгыяте катнаштылар. Ригадан «Дуслык» ансамбеле ТХҖ «Көймә килә», ТХҖ «Нигә яна йөрәгем» җырлар белән чыгыш ясадылар. Вентспилс «Конфетти» төркеме татар һәм башкорт биюен күрсәттеләр. Биредә катнашырга күп милләтләр килде. Аларның һәрберсенең милли киемнәре аерылып тора. Сәхнәдә җырлар монлы да, монсу да һәм җитез көйләр дә булды. Төрле уен кораллары да яңгырады. Залда тамашачы һәрбер милләт төркемен алкышлар белән каршы алды.
Әлбәттә, «Вентспилс тәкыясе» бик күңелле үтте. Бәйрәмдә җыр, бию яратучылар катнашты. Күп милләтләр халык җырларын һәм яңа эстрадысының җырларын яңгыратты. Без бергә биедек һәм җырладык. Бер беребезне котладык һәм күп җылы сүзләр әйттек. Ахырдан фестивальдә катнашучылар кулга кул тотышып сәхнәдә җырладылар. Вентспилс татарлары Рига татарларын тәмле татар ризыклары белән сыйладылар. Без бергә кунелле итеп чәй эчтек. «Бер күрешү, бер гомер» - ди татар халык әйтеме. Айе, нәкъ шулай! Без татарча сөйләшүгә сусап, рәхәтләнеп аралаштык. Аерым бәйрәм оештыручыларга Ригадан бушлай автобус җибәргән өчен без бик рәхмәтле! Фестиваль югары дәрәҗәдә узды. Биредә көнкүрүче милләтләр гореф-гадәтләрен онытмаганнар һәм бу бәйрәмдә дә ачык күренде. Балтыйк буе милләтләре үзара дус, бердәм булуын чираттагы фестиваль дәлилләде.Фото Латвиянең «Идель» татар җәмгыяте.Фото Латвиянең «Идель» татар җәмгыяте.Фото Латвиянең «Идель» татар җәмгыяте.

Просмотров: 682 | Добавил: Robespjer | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: