09:04
Җиңү көне белән!

Әтием истәлеге

Бөек Җиңүнең 
55 еллыгына багышлап

Тышкы яралар күмелде,
Эзләре генә калган
Эчке яралар төзәлми,
Каннары тама һаман.

Күпме ятим үзе ана
Һәм үзе ата күптән.
Атасыз үсеп картайган,
Күпме күз яше түккән?

Яз килгәч, май аенда
Чәчәк урый дөньяны.
Әтиләрнең каберенә
Салыр идем мин аны.

Бер мәлгә генә булса да
Чәчәккә күмелсеннәр.
Батырларны 
онытмыйлар-
Яшьләр шуны күрсеннәр!

Гөлфия Хурамшина

На данном изображении может находиться: огонь и текст

Просмотров: 684 | Добавил: Robespjer | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: