Укытучы дәрестә балаларга яңа дәрес аңлата.
– Барыбыз да аңламадык! -
дигәннәр укучылар.
Икенче мәртәбә аңлатып чыккан да, тагын сораган:
–
Аңладыгызмы инде?
Балалар тагын хор белән:
– Юк, аңламадык, – дип җавап
биргәннәр.
Укытучы өченче мәртәбе аңлаткан да:
– Инде барыгыз да
аңлагансыздыр? - дигән.
– Юк, бу юлы да аңламадык әле!
Укытучы моңа бик
аптырап, башын кашырга тотынган.
– Мин инде хәтта үзем дә аңладым. Ә сезгә
һаман да барып җитми икән әле, – дигән
http://mezek.narod.ru/1/ubeshtem.html