Баламишкин

татар халык жыры

Ват, җимер коймасын,
Урамга атын куймасын;
Кызлы кеше кызын тыйсын,
Җегетләрне тыймасын.

Әнкәй миңа хат язган,
Утын бетте, кайт, диеп;
Хатка каршы хатлар яздым,
Әй почмагын як, диеп.

Зимагур булды башларым,
Бер нужа да күрмәдем;
Караңгы төн, ява яңгыр,
Өстемә бер күлмәгем.
Просмотров: 1110 | Добавил: Robespjer | Дата: 04.09.2012 | Комментарии (1)

 
 
          Ренат Харис

ТАТАР БӘЙРӘМЕ

Сабантуйларның саны юк!
Юк Сабантуйның яше...
Сабантуй һәрбер татарның
йөрәк түрендә яши.

Яши ул могҗиза булып,
яши ул өмет булып,
әйтерсең лә, чәчү беткәч,
яварга килгән болыт!

Әйтерсең лә, яңгыр үткәч,
ялтырап чыккан кояш —
нурын терек суы итеп
җан тамырына коя.

Көне җиткәч, йөрәкләрдән
ул мәйданнарга таша.
Чишмә-чишмә куанычлар
бәйрәм булып тоташа.

Сабантуй — борынгы йола!
Бүген дә ул шул килеш!..
Шарты бер — кеше үзеннән
үзе сорарга тиеш:
хакым бармы соң бәйрәмгә,
 лаеклымы мин аңа?..
Гасыр аръягында туган
бу сорау һаман яңа.
Бу сорауга татар халкы
җавабын бирә торды —
тәненнән кан акканда да
ул икте, язды, кор ... Ары укырга »
Просмотров: 828 | Добавил: Robespjer | Дата: 01.06.2012 | Комментарии (0)

Ригада татарча концерт
Просмотров: 589 | Добавил: Robespjer | Дата: 31.05.2012 | Комментарии (0)

- Алло, исәнмесез, "Күңел" радиосымы?
- Әйе, "Күңел" радиосы, тыңлыйбыз сезне!
- Мин кичә кошелёк таптым. Анда 10 мең доллар акча һәм Ирек Сафин исеменә паспорт иде. Зинһар , Ирек өчен "Их, күңел ачабыз" дигән җырны тапшырсагыз иде
Просмотров: 702 | Добавил: Robespjer | Дата: 30.04.2012 | Комментарии (0)

Ике бабай очраша:
– Нәрсә, Миңлевәли, әллә мунчага
барышыңмы?
– Юк, мунчага бара идем әле.
– Ә-ә, мин сине мунчага барасың дип торам
тагын!
Просмотров: 874 | Добавил: Robespjer | Дата: 30.04.2012 | Комментарии (0)

– Карале, синең нибары 3 сыерың бар, ә үзең көн саен иртән 3 әр центнер сөт тапшырасың.
– Моның сере бик гади.
– Ягъни?
– Мин иртә белән сыерлар янына кергәч бер генә җөмлә әйтәм: "Нишлибез: сөт тапшырабызмы, әллә итме?” – дим.
Просмотров: 725 | Добавил: Robespjer | Дата: 30.04.2012 | Комментарии (0)

Эта передача посвящена знаменитостям, которые прославили свой народ в разных областях. Радиослушатели очень многое узнают о великом певце Ильгаме Шакирове - нашем современнике, который удивил своим неиссякаемым талантом многих своих поклоннико. Ильгам Шакиров удостоен звания Народного артиста Татарстана, Каракалпакстана, Российской Федерации, является лауреатом Государственной премии Республики Татарстан имени Габдуллы Тукая. Обладатель награды <<Золотой Аполлон>>.

Просмотров: 682 | Добавил: Robespjer | Дата: 12.04.2012 | Комментарии (0)

В этой передачи звучат новости Татарстана, интервью Фавзии ханум с нынешним муфтием Ильдаром Мухаметшиным. Он отвечает на многие вопросы об исламе, рассказывает о своей семье, о работе культурного центра <<Турас>> ,о перспективах татарской молодежи в Эстонии. В эфире также звучат татарские мелодии в исполнении известных певцов Татарстана.


Просмотров: 636 | Добавил: Robespjer | Дата: 12.04.2012 | Комментарии (0)

Беренче тапшыру Эстония татарлары турында

Просмотров: 652 | Добавил: Robespjer | Дата: 12.04.2012 | Комментарии (0)

 
18 март көннө  ВЭФ бинасында, Светлана Самбурская  "Весенняя радуга" исемле фестивал үт
кәрде. Программа буенча төрле ансамбельләр, төркемнәр  чыгыш ясады."Идел" татар җәмгыяте дә читтә калмады. "Идел" җәмгыяте белән Латвиянең королтай башкортлары "Дуслык" исемле яңа ансамбль оештырдылар. Бәйрәмдә " Туган як","Аерылмагыз", "Сагыну", "Яувмагыз, явыгыз карлар" исемле татар җырлары яңгырады. Фестиваль бик күңелле үтте. Фестиваль үткәрүчеләргә бик зур рәхмәт!!!


Просмотров: 662 | Добавил: Robespjer | Дата: 12.04.2012 | Комментарии (0)

1 2 3 »