1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме. Дөньяның 142 илендә 1 Май - Халыкара эшчеләр бердәмлеге көне. 

1886 елның 1 маенда  АКШ һәм Канаданың күп шәһәрләрендә, кешеләр эш көнен сигез сәгатькә калдыруны сорап митингларга һәм демонстрацияләргә чыкканнар. Чикагода демонстрацияне куган вакытта 4 кеше һәлак була. Шуннан соң, полициягә каршы протестлар башлана. Протестларның берсендә бомба шартлаталар һәм дәвам иткән атышуда сигез полицейский үлә, дүрт кеше төрле җәрәхәтләр ала. Шартлауда дүрт кешене гаеплиләр һәм аларны үлем җәзасына хөкем итәләр. Берничә ел үткәннән соң, хөкем иткән кешеләрнең гаепсез булуы ачыклана. Һәм 1889 елда II Интернационалның Париж конгрессында, хөкем ителгән кешеләрнең истәлегенә, 1 май көнен Халыкара эшчеләр бердәмлеге көне дип игълан итәләр. 

http://tatarile.org/date/ru/node/5615

Прикрепления: Рәсем 1
Просмотров: 758 | Добавил: Robespjer | Дата: 28.04.2017 | Комментарии (0)

Просмотров: 747 | Добавил: Robespjer | Дата: 28.04.2017 | Комментарии (0)