[ Обновленные темы · Новые сообщения · Участники · Правила форума · Поиск · RSS ]
  • Страница 1 из 1
  • 1
Балалар очен
RobespjerДата: Шимбә, 25.10.2014, 21:21 | Сообщение # 1
Генерал-майор
Группа: Администраторы
Сообщений: 492
Награды: 0
Репутация: 0
Статус: Offline
Ак аю (уен)
Уйнау тәртибеҖиргә диаметры 4—5 метр булган әйләнә сызып, уйнаучылар шунда кереп басалар. Ике бала «ак аю» итеп билгеләнә һәм әйләнәнең тышкы ягында кала. Алар кулга-кул тотынып әйләнә эчендә йөрүче балаларны «җәтмәгә эләктереп» йөриләр. Һәр эләккән бала уеннан чыга барып, соңыннан аюларга тоттырмаган бер генә бала кала. Ул җиңүче була.Чыганаклар
 
За 100 Сообщений
RobespjerДата: Шимбә, 25.10.2014, 21:28 | Сообщение # 2
Генерал-майор
Группа: Администраторы
Сообщений: 492
Награды: 0
Репутация: 0
Статус: Offline
Ак калач (уен)
Уйнау тәртибеI вариантБалалар түгәрәкләнеп тезеләләр. Уртада уенны алып баручы була. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр:Әминә апа туган көнне
Пешердем мин ак калач.
Ул калачны, мин сиңа әйтим,
Менә шулай кабарган.(Балалар кулларын югары күтәрәләр.)Ул калачны, мин сиңа әйтим,
Менә шулай җәелгән.(Балалар кулларын як-якка җәяләр.)Ул калачны, мин сиңа әйтим,
Менә шулай ябышкан.(Балалар чүгәлиләр.)Ахырда уртага икенче бала чыгып, уен яңадан башлана.II вариантБалалар кулга-кул тотынышып бер түгәрәк ясыйлар. Берсе уртага чыгып баса. Түгәрәктәге балалар, җырлый-җырлый, калач ничек пешүен, җәелү-кысылуларын кул хәрәкәтләре белән күрсәтеп, уртадагы баланы «кысып» куялар. Җырлары:Булатның туган көненә
Без пешердек ак калач;
Менә шулай ул биек,
Менә шулай тәбәнәк;
Менә шуның киңлеге.
Менә шуның тарлыгы;
Ак калач, ак калач,
Теләгәнеңне сайлап кач!Уртадагы бала үз урынына берәүне сайлап чыгара да үзе түгәрәктәгеләргә кушыла һәм уен-җыр шулай дәвам итә. Шул ук уенның «коймаклар» дип аталган төре дә бар:Булатның туган көнендә
Без чакырдык кунаклар;
Кунакларның килүенә
Без пешердек коймаклар.
Коймакларга карасаң,
Менә шундый күпергән;
Менә шулай җәелгән;
Менә шулай кысылган.
Коймагыңны майлап ал,
Теләгәнеңне сайлап ал!Чыганаклар
 
За 100 Сообщений
RobespjerДата: Шимбә, 25.10.2014, 21:28 | Сообщение # 3
Генерал-майор
Группа: Администраторы
Сообщений: 492
Награды: 0
Репутация: 0
Статус: Offline
Ак тирәкАк тирәк

Уенчылар саныкүп
Уйнау урыны
Физик активлык түбән
Ак тирәк — татар балалар уены.Уйнау тәртибеБер төркем кыз балалар бер-берсенең кулларыннан тотынышып, ялганып, дуга шикелле ярты түгәрәк ясап басып тезеләләр. Дуганың бер башындагы кыз үзенең күршесе белән кулларын өскә күтәреп «капка» ясыйлар. Аларга каршы якта икенче баштагы кыз бу «капка» ясаган кырыйдагы кызларга карап җырлап, түбәндәгечә әйтешәләр:— Ак тирәк, күк тирәк,
Күктә, күктә ниләр бар?
— Күк буенда кызлар бар.
— Күнчегендә ниләр бар?
— Җофар белән шикәр бар.
— Җофарыңны бир миңа.
— Ник бирәем мин сиңа?
— Шикәреңне бир миңа.
— Ник бирәем мин сиңа?
— Кая миңа хан юлы?Дуганың икенче башындагы кыз үзенең күршесе белән тотышкан кулларын өскә күтәреп «капка» ясап, үтеп чыгарга юл күрсәтәләр.— Менә сиңа хан юлы:
Сазы бардыр — батадыр,
Еланы бардыр — чагадыр;
— Тана мулла кыз сорый.
— Таныганыңны ал да чык!
— Хәбибулла кыз сорый.
— Кызың булса, бир дә чык!
— Абау, анда елан бар.
— Кылычың булса, кый да чык!Яки: «Менә сиңа хан юлы» дигәч, «Балтаң булса, чап та чык, кылычың булса, кый да чык!» диләр. Шулай дигәч, каршы яктагы баш кыз үзенә тотынышкан иптәшләре белән, каз кебек кыйгаклашып киләләр дә, башларын иеп, тыраклап, капкадан үтеп чыгалар. Капка ясаучы кызлар буш куллары белән аларның арка-кабыргаларына җиңелчә суккалап калалар. Бар да үтеп беткәндә, капка ясаган кызның икенчесе беренчесенә каршы әйләнеп, куллары үрелгән булыр. Икенче кыз беренче кызны да әйләндереп үзенә тагып алып китәр. Икенче юлы килгәндә, икенче кыз белән өченче кыз ясаган капка астыннан шулай үтеп әйләнә баралар һәм уен актыгында бар да бер-берсенең кочагына кереп бетәләр. (Яки беренче кат уендагы капкадан чыгып беткәч, әйләнеп килеп, тагын шундый дуга булып, хәзер инде икенче баштагы лар капка булып, уенны дәвам иттерәләр.)Чыганаклар
 
За 100 Сообщений
RobespjerДата: Шимбә, 25.10.2014, 21:32 | Сообщение # 4
Генерал-майор
Группа: Администраторы
Сообщений: 492
Награды: 0
Репутация: 0
Статус: Offline
Аксак мәче
Аксак мәче

Уенчылар саныI вариант — 7 дән күбрәк;
II вариант – 5 тән күбрәк;
III вариант – 5 тән күбрәк.Уйнау урыныI вариант — өй;
II вариант – өй;
III вариант – ишегалды, урам.Физик активлыктүбәнАксак мәче — татар балалар драма уены.Эчтәлек  [яшерү
  • 1 Уйнау тәртибе
  • 1.1 I вариант
  • 1.2 II вариант
  • 1.3 III вариант
  • 2 Чыганаклар
    Уйнау тәртибеI вариантАрадан бер кыз «ана» итеп билгеләнә, тагын арадан 2—3 бала аның «кызлары» булалар. Калган балаларга ашамлык исемнәре кушып, «май», «ипи», «каймак», «гөбәдия» һәм башка исемнәр белән атап, әлеге «ана» аларны базга «төшереп» бикләп, «олы кызы»на бер зур ачкыч тоттыра да әйтә:— Менә сиңа ачкыч, мин базарга китәм, өйне нык кара, морҗаңны ябып, ишек, тәрәзәләреңне бикләп утыр. Аксак мәче килеп, сөт-майны ашап китмәсен, — ди дә чыгып китә.Арадан бер бала «Аксак мәче» булып читтә торган була. Менә ул аксап-туксап килеп, саклаучы кыз янына килә дә ишек кага башлый:— Тук, тук,тук!— Кем бар?— Мин — Аксак мәче.— Әни ачарга кушмады.— Морҗагыздан керермен.— Корымга буялырсың.— Тәрәзәгездән керермен.— Пыяла кадалыр.— Идән астыгыздан керермен.— Күсе тешләр.— Ишегеңнән керермен.— Шырпы кадалыр.«Аксак мәче» хәйләгә керешә:— Мин киттем, әнә әниең кайта, чыгып каршы ал! — дип киткән була да бер якка поса. Кыз аның хәйләсенә алданып, әнисен каршы алырга дип, өйдән чыгып йөгерә.«Аксак мәче» (поскан җиреннән чыгып, тиз генә өйгә керә. Ачкычны куйган җирдән алып, «базга» төшә): Кайда майлары? Әһә! Менә икән! («Май» кушаматлы баланы алып чыгып китә.)Бу вакытта чынлап та кызларның «ана»лары да кайтып җитә. «Олы кызы» белән өйгә керә. Өйдәге балалары:— Әни, ачыктык, базга төш, — диләр.Аналары:— Бар, олы кызым, төш.Олы кыз:— Мин төшәргә куркам, анда караңгы. Аналары:— Күрше хатыннан лампа алып чык. Олы кыз күршегә кереп чыга да:— Өйләре бикле, лампа сорый алмадым. Ул базга ничек итеп төшим? — ди.— Ат белән төш.— Ат тибә.— Сыер белән төш.— Сыер сөзә.— Эт белән төш.— Эт өрә.— Әйдә алайса икәү төшик, кызым, — дип, «әнисе» «кызы» белән базга төшә. Әйберләрне бер кат карагач:— Ә мондагы май кая? — ди.— И, Аксак мәче килгән иде, шул алып киткәндер.«Анасы» балаларын ашаткач, тагын китәргә уйлый, «кызның» башына төеп, тагы морҗа, тәрәзәләрне бикләп утырырга куша:— Берүк Аксак мәчене кертәсе булма! — дип чыгып китә. Ул китүгә, «Аксак мәче» тагын килеп тукылдата башлый.Үткәндәге бөтен хәйләләрен корып, тагын берәр ашамлыкны алып китә. Шулай «баздан» бөтен ашамлыкны да алып бетергәч, ахырында:—
 
За 100 Сообщений
RobespjerДата: Шимбә, 25.10.2014, 21:33 | Сообщение # 5
Генерал-майор
Группа: Администраторы
Сообщений: 492
Награды: 0
Репутация: 0
Статус: Offline
«Баздан төшеп ал!» — ди. Кыз:«Куркам мин, анда тычкан бар», — ди. Әнисе үзе төшә һәм ипинең булмавын күрә.
Кызыннан сорый. Кызы: «Берсәген үзем ашадым, берсәген каргаларга ашаттым», —
ди. Әнисе моның өчен кызын орыша.Иртәгесен тагын «әни» берәр җиргә чыгып китә.
«Аксак мәче», шулай көн саен килеп, баздагы ризыкларны ялганлап өенә ташып
бетерә. Әни кеше аптырагач кызына: «Әйдә, кызым, «Аксак мәче»ләргә барып
кайтыйк әле, ул безнең ризыкларыбызны ташып бетергәндер», — ди, һәм кызны
кулыннан тотып, «Аксак мәче» өенә алып китә. Барып җиткәч, «Аксак мәче»дән ризыкларын
сорыйлар. Ул тагын ялганлый: «Миндә юк», — ди. Әни кешенең ачуы килә һәм ул,
«Аксак мәче»нең «койрыгыннан тотып, алып бәрә» һәм ризыкларын кереп ала Алар
«ризыклар» белән елашалар да өйләренә кайтып китәләр.Уен бетә.III
вариантБалалар арасыннан берсе ана, берсе баш бала, берсе аксак мәче,
калганнары балалар була. Балалар бер урынгарак тезләнеп утыралар.Ана Аксак мәче
юк микән дип, тирә-якны карап чыга да (Аксак мәче бу вакытта яшеренеп тора):
«Балаларым, мин елгага кер юарга барам, беркемгә дә ишек ачмагыз», дип чыгып
китә.Аксак мәче килеп ишек шакый:Дөбер-дөбер... Баш бала:— Кем бар?— — Мин —
күршегез. Әниегезгә кер юышкан идем, берегез не кер күтәрешеп кайтырга
чакырды...Баш бала алданып ишекне ача. Аксак мәче бер баланы алып китә.Ана
кайта, балаларын санап карый. Берсе чыкмый.— Кая берегез? Әбиләргә китте.Ана
әбиләргә барып карый:— Анда юк бит, кайда?— Урманга җиләк җыярга китте. Ана урманга
барып карый.— Анда да юк, кая иттегез?— Аксак мәче алып китте.— Ник бирдегез,
әйттем бит, ачмагыз дип.Ана тагын кер юарга китә. Тагын Аксак мәче килеп, бер
баланы алдалап алып китә. Уен барлык балаларны да алып киткәнче шушы рәвештә
дәвам итә.Ана берүзе утырып калгач, елый башлый. Аксак мәче килә:— Ник
елыйсың?— Балаларым югалды.— Әйдә безгә, юкка кайгырма, мунча кертермен үзеңне.—
Сезнең этләрегез күп.— Юк, безнең этләр юк, мин аларны кайсын кая чыгарып
җибәрдем инде.— Барыйм алайса.Ана мунчага керә. Юына, киенә дә кайтырга чыга.
Шул вакыт аның балалары эт булып аның өстенә ябырылалар (Ак-ак мәче аларны эткә
әверелдергән була). Аксак мәче сорый:— Бу эт кай җиреңне тешләде, — ди...
Барлык этләрнең дә кай җирен тешләвен сорап чыга. Ана елый-елый кайтып
китә.Чыганаклар
  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.

 
За 100 Сообщений
RobespjerДата: Шимбә, 25.10.2014, 21:34 | Сообщение # 6
Генерал-майор
Группа: Администраторы
Сообщений: 492
Награды: 0
Репутация: 0
Статус: Offline
Аксак тәкә


Уенчылар саны
4 тән күбрәк
Уйнау урыны ишегалды
Физик активлык түбән
Аксак тәкә — татар балалар драма уены.
Уйнау тәртибе Балалар бер урынгарак тезелеп басалар. Бер баланы «ана» итеп, икенчесен «аксак тәкә» итеп сайлап куялар. Аксак тәкә уен алдыннан кая булса да качып торырга тиеш.Ана урманга барырга җыена. Балаларына кем килсә дә ачмаска куша. Аннан балалары тирәсендә өч мәртәбә әйләнеп болай ди:— Аксак тәкә кермәсен, Тимер читән үрмәсен.Йөргән вакытында читән үргәндәге хәрәкәтләр ясый. Ана китә. Аксак тәкә килә. — Ачыгыз, балаларым...— Юк, безгә әни ачмаска кушты, — диләр балалар.— Мин сезнең әниегез, ачыгыз...Балалар ишекне ача. Аксак тәкә бер баланы алып китә. Шулай алдалап, барлык балаларны да урлап бетерә бу. Урманнан ана кайтса, балалары юк. Ана елый-елый аксак тәкәгә китә. Барып җиткәч:— Аксак тәкә, балаларым югалды, синдә түгелме? — ди.— Мә инде, берсен бирәм алайса, дип, аксак тәкә бер баласын чыгара.— Тагын да берсен генә бир инде?Ана шулай берәм-берәм барлык балаларын да алып өенә кайтып китә. Кайткач, ана мунча яга һәм иң кечкенә баласына әйтә:— Бар, кызым, аксак тәкәне мунчага чакырып кил, — ди. Кыз аксак тәкәгә килә дә:— Әни сине мунчага чакырды, — ди.— Зуррак баласын җибәрсен, синең сүзеңне тыңламыйм, —ди. Зуррагы килә. Шулай итеп барлык балалар да килеп чакырып карыйлар, тәкә килми, соңыннан ана бара. «Әйдә, аксак тәкә, мунча кереп чыгарсың, безгә барыйк», — ди.— Этләрегез юкмы соң?— Юк, каян булсын соң ул бездә?— Барыйм инде алайса.Бергәләп кайталар. Аксак тәкә мунчага бара. Мунча чабына, юына, киенә дә кайтырга чыга. Шул вакыт балалар этләр булып, тегене куа, талый башлыйлар. Аксак тәкә коты очып өенә йөгереп кайтып китә.Чыганаклар
  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.
 
За 100 Сообщений
RobespjerДата: Шимбә, 25.10.2014, 21:36 | Сообщение # 7
Генерал-майор
Группа: Администраторы
Сообщений: 492
Награды: 0
Репутация: 0
Статус: Offline
Аксак төлке

Уенчылар саны
8 дән күбрәк
Уйнау урыныуен җәй көнендә тышта уйнала.
Физик активлык югары
Аксак төлке — татар балалар драма уены.Уйнау тәртибеБалаларның берсе шобага, я санашу юлы белән Аксак төлке, икенчесе өй хуҗасы итеп сайлана. Башка балалар тавыклар булып, зур бер түгәрәк сызыкка кереп тулалар. Аксак төлке, бер аягын күтәреп аксаклап, ерактан килеп чыга һәм өй хуҗасын күреп туктый. Алар үзара шулай әйтешәләр:— Төлке, Төлке, Түләнтәй, Төнлә кая барасың?— Мамай улы Бикчәнтәй, Әбиемә барамын.— Әбиеңдә ниең бар?— Мич артында туным бар.— Туның янса нишләрсең?— Суга илтеп салырмын.— Туның акса нишләрсең?— Үкереп елап калырмын.— Төлке, Төлке, Түләнтәй, Тунсыз ничек йөрерсең?— Мамай улы Бикчәнтәй, Йөргән чакта күрерсең.Шулай әйтешкәннән соң, хуҗа тынычланып «йокларга ята». Төлке сыңар аяклап тавыклар оясына төшә дә аларны куа башлый һәм куып җиткәнен кулы белән яки кулындагы салам камчысы белән әбәкләп-тәпәләп калырга тырыша. Кулга төшкән бала Аксак төлке була.Аксак төлке ялгышып икенче аягы белән дә җиргә басса, хуҗа күреп, аның үзен куа башлый. Әгәр төлке үз оясына җиткәнче тотылса, ул яңадан төлке булып уйнарга тиеш була.Чыганаклар
  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.
 
За 100 Сообщений
RobespjerДата: Шимбә, 25.10.2014, 21:49 | Сообщение # 8
Генерал-майор
Группа: Администраторы
Сообщений: 492
Награды: 0
Репутация: 0
Статус: Offline
Алдыр чишмә тамчылыйАлдыр чишмә тамчылый

Уенчылар саны күп
Уйнау урыны
Физик активлык түбән
Алдыр чишмә тамчылый — татар балалар уены.
Уйнау тәртибе
Балалар икегә бүленеп бер-берсеннән 20—30 метр ераклыкта тезелеп басалар. Уйнаучылар бер-берсе белән кулга-кул тотынышалар. Беренче яктагылар икенче яктагыларга кычкырып такмаклыйлар:Алдыр чишмә тамчылый,Гөлдер чишмә тамчылый.Ал кирәк, гөл кирәк,Бездән сезгә кем кирәк?Каршы яктагылар җавап бирәләр:Алдыр чишмә тамчылый,Гөлдер чишмә тамчылый.Ал да кирәк, гөл дә кирәк,Роза матур кыз кирәк.Исеме чыккан уенчы каршы яклар сафын йөгереп барып өзеп чыгарга тырыша. Өзә алса, бер уенчыны ияртеп үз ягына алып кайта. Өзә алмаса, шул якта кала. Уен шул тәртиптә, бер якта уенчылар беткәнче дәвам итә.
http://tt.wikipedia.org/wiki/Төркем:Татар_уеннары
 
За 100 Сообщений
  • Страница 1 из 1
  • 1
Поиск: