23:42 Зөбәрҗәт. Татар халык җыры. Бергә җырлыйбыз!!! |
Зөбәрҗәт Татар халык жыры Карчыгадай дигән, һай, гаярь кош Кош кундырмас, бәгырем, тирәккә; Биби лә кем, Сәрби лә кем, Зөбәрҗәт, Бибигайшә һәм Гөлгәйшә Өзелеп-өзелеп сөйләшә. Гашыйк хәле бигрәк яман икән, Май кундырмый, бәгырем, йөрәккә. Биби лә кем, Сәрби лә кем, Зөбәрҗәт, Бибигайшә һәм Гөлгәйшә Өзелеп-өзелеп сөйләшә. Биек тә генә биек ни күренә? — Биек каеннарның биеге; Биби лә кем, Сәрби лә кем, Зөбәрҗәт, Бибигайшә һәм Гөлгәйшә Өзелеп-өзелеп сөйләшә. Нурлы йөзкәйләрне ни саргайта? — Җан да сөйгәннәрнең көеге. Биби лә кем, Сәрби лә кем, Зөбәрҗәт, Бибигайшә һәм Гөлгәйшә Өзелеп-өзелеп сөйләшә. |
|
Всего комментариев: 0 | |