Без урамнан узабыз ла, Тимер чана сыздырып. Йокың килсә,
йокла, җаный, Уятырбыз сызгырып. Ай, дубыр-дубая, Вай,
дубыр-дубая, Зәңгәр яулыгыңны бәйләп, Кая бардың син бая?
Аккош атсаң, ятып ат ла, Тимәс микән түшенә? Кич ятканда
исәпләп ят — Кермәс микән төшеңә? Ай, дубыр-дубая, Вай,
дубыр-дубая, Алсу яулыгыңны бәйләп, Кая бардың син бая?
Биек икән йортыгыз ла, Якты яна утыгыз. Турыгыздан өч
әйләндем, Каты икән йокыгыз! Ай, дубыр-дубая, Вай,
дубыр-дубая, Кызыл яулыгыңны бәйләп, Кая бардың син бая?
Урам буе, юл буе ла; Идел буе, су юлы. Көттем, җаным, чыгарсың
дип, Йокламадым төн буе. Ай, дубыр-дубая, Вай, дубыр-дубая, Чуар
яулыгыңны бәйләп Кайтып киләсең каян?
Алма бакчасына кереп, Алмага үрелдеңме? Яна йөрәк
ялкынланып, Төтене күренмиме? Ай, дубыр-дубая, Вай,
дубыр-дубая, Аклы яулыгыңны бәйләп, Кая бардың син бая? http://erlar.ru/node/65
|