14:54
Туган көнең белән, Газиз Татарстан!

На изображении может находиться: небо, на улице и вода

Туган көнең белән, Газиз Татарстан! Республика өчен 100 ел ул күп тә, аз да түгел.
Бүген Татарстан Республикасы - куәтле, динамик үсеш алучы регион. Республика үзенең уңышлары һәм казанышлары белән гражданнарның күп буыннарына бурычлы.

Татарстан киләчәккә омтыла, көннән-көн дөньяда таныла бара. Бигрәк тә төп кыйммәтләрнең - мәдәният, рухи, милли үзенчәлекләрнең саклануы мөһим. Гаилә институты, өлкән буын казанышларына хөрмәт, ватанпәрвәрлек саклана. 

Республика халкының хезмәт сөючәнлеге һәм тормыш оптимизмы, тарихи үткәнгә һәм милли-мәдәни традицияләргә сакчыл мөнәсәбәт хәзерге кыенлыкларны җиңеп чыгуга, кешеләрнең лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итүгә ышаныч тудыра.

Республика халкына нык сәламәтлек, тынычлык, бәхет, иминлек, Ватаныбызның чәчәк атуы хакына иҗади эшчәнлектә уңышлар телим!

 

Просмотров: 385 | Добавил: Robespjer | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: