21:16 «Татар поэзия» чарасы | |
16 апрель көнне Латвиядә Рига шәһәрендә Рига думасың мәдәният, мәгәриф һәм спорт департаментның проект нигезендә әзерләнгән «Татар поэзиясе» чарасы үтте. Ул Габдулла Тукай тууына 130 ел һәм Муса Җәлилнең тууына 110 еллыгына багышланган иде. Татарлар һәм башкортлар бу чараны АНКОЛның бинасында үткәрделәр. Латвиянең «Идел» татар җәмгыяте һәм ватандашлар берләшмәсе «Башкорт Курултае», татарларны һәм башкортларны бергә жыйды. Ригада яшәүче һәрбер татар һәм башкорт Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил иҗаты белән таныш. Муса Җәлил фашистлар тарафыннан Даугавпилс шәһәрендә ныгытмада хөкем ителгән булган. Ике бөек татар шагыйре төрле чорда яшәсә дә, шигырьләрендә актуаль темалар чагыла. Алар халык өчен бик зур хәзинә калдырганнар. Бүгенге көнне дә һәр кеше аларның шигырьләрен яратып укый. Бөек татар шагыйрьләре безнең өчен бик кадерле, чөнки аларның иҗатлары туган телебездә истәлек. Казанан Ригада яшәүче татар теле укытучысы һәм шагыйрә Гөлфия Хурамшинага Муса Җәлилнең 110 еллык юбилеена багышланган истәлекле медаль тапшырылган иде. «Идел» татар җәмгыятенән Гөлфия Хурамшина дәфнә агачы белән бүләкләнгән. Гөлфия ханым Муса Җәлилгә багышлап шигырь язган. Аны ул чарада укып күрсәтте.
Муса Җәлил 110 еллык юбилеена
Ел артынан еллар үтә, Гомерләр узып китә. Кемдер үзенең исемен Мәңге югалтмас итә.
Муса Җәлил тууына Күп еллар үтеп китән 110 ел узып китеп Зур юбилейга җиткән.
Бу бәйрәм татар илендә, Гомумән җир йөзендә, Татар кешесе яшәгән Дөньяның һәр җирендә.
Шагыйрь үзе яшәгәндә Үзенә һәйкәл сала. Аның һәр язган юллары Мәңгегә исән кала.
Еллар уза, кемдер китә, Кемдер килә яңадан Язучылар һәм шагыйрьләр Үлмиләр, «яши» алар.
Күпме җырлар яңгырыйлар Алар язган юллардан Сөенәбез, көенәбез Җырга салган моңнардан.
Ышаналар ул җырларның Мәңге җирдә яшәсен Күрә халкым, шигыйрьләрен Чыннан мәнге «яшәвен».
Башкалабызда шагыйрьгә Шундый һәйкәл корылган – Бар карашы, барлык көче Бәйсезлеккә омтылган.
Кыска гомере эчендә Ул гел корәшче булган Ирек өчен җанып-көеп Керсез гомерен куйган.
Йөрәгендә шыткан җырлар Чәчәкләргә әйләнеп, Яши татар күңелендә Бер-беренә бәйләнеп.
Үлгәндә дә туры калды Җырындагы антына Җырлары күк гомерендә Биргән туган халкына.
Ул татарның горурлыгы Илнең бер батыр улы Дошманнарга бирешмәскә Өнди ул яшь буынны.
Габдулла Тукайның туган көненә
Бөек Тукай татар өчен – Халкыбызның йөзеге, Татар өчен генә түгел Тукайның бөеклеге.
Кардәшебез Әхмәтова Аны тәрҗемә иткән Бик күпләр хезмәте аша Башка халыкка җиткән.
Киң танылган бу дөньяга Яраткан шагыйребез, Шушы хис белән бүген дә Горурланып яшибез!
Исеме белән аталган Урам да, мәйданнар да, «Туган тел»е аның яңгырый Бик күп тантаналарда.
Берни йөртми аның исемен, Мин яшәгән шәһәрдә, Саклый халкым шигырьләрен, Әкиятләрен хәтердә. Автор: Гөлфия Хурамшина
Фотосүрәтләр күргәзмәсенә нигезләнеп, шагыйрьләрнең кыскача биографиясе сөйләнгән иде. Ринат Фаизов әнисе еш жырлый торган Муса Җәлилнең «Сагыну», «Туганнарнын кадерен бел», җырларын яңгыратты. Минхаят ханым Муса Җәлилнең «Бала йокысы» исемле шигырен укыды. Чарада Муса Җәлилнең «Үлемсезлеккә каралган» исемле фильм күрсәтелде. «Лира» рус җәмгыяте рәисе һәм шагыйрә Аврора Ирбе Габдулла Тукайның һәм үзенең «Яратырга» исемле шигырләрен укып күрсәтте. ул үзенең Г. Тукай иҗаты белән беренче танышуын әйтеп китте. Ә Муса Җәлил иҗатын һәм биографиясен без электән белдек диде, чөнки аның шигырьләрен күп телләрдә бастырылган иде. Ахырдан кичәгә килүчеләр чәй табыны янына җыелды. Ләйсән Билал
| |
|
Всего комментариев: 0 | |