22:01
Сабан туе -2014

Дуслар, тиздән зур бәйрәм! Килми калмагыз! Барыгызны да Сабан туйга чакырабыз!

Латвия 2014 елны «Рига Ауропаның кисәге» дип игълан итә.

 

    7 июньдә,  Латвиянең Рига шәһәрендә,   Сабан туе  - 2014 булачак. Бәйрәм  сәгать 11.00, Вермонт паркында  узачак.

 

 

Концерт программасында Казанан кунаклар чыгыш ясачак. Шунан сон барлык чаралар узачак.

Программа кысаларында:

 

Бәйрәмнең ачылышы;

Төрле балалар һәм олылар очен уеннар. Алар арасында:

- капчык белән сугышу;

- кашыкка йомырка куеп йөгерү;

- катыктан тиен акча эзләү;

- чүлмәк бәрү;

- гирь күгәрү;

- кисеп сюрприз алу;

- капчык киеп йөгерү кебек ярышлар булачак;

- милли  көрәш тә үткәреләчәк.

- канат тарту.

 татар жырлары

татар-башкорт биюләре;

Төрле илләрдән ансамбельләрнең  чыгышы;

 

Чыгыш ясаучыларга: сорауларны һәм җырларга теләкләрегезне алдан почтага языгыз аhrin@mail.ru   т. +371 26130357, т. +371 29555894

 

Ихтирам белән,

Латвиянең «Идел» татар җәмгыятенең рәисе         Ринат Ахунов

 

 

 

Просмотров: 2290 | Добавил: Robespjer | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: