17:10
Сабан туе -2013
Дуслар, тиздəн зур бəйрəм! Килми калмагыз! Барыгызны да
Сабан туйга чакырабыз!


     8 июньдə, Латвиянең Рига шəһəрендə, Сабан туе - 2013 булачак. Бəйрəм сəгать
12.00, АНКОЛ бинасы янында, Слокас урамында 37 узачак.
Татар-башкорт милли бəйрəмебезнең оештыручылары Латвиянең «Идел» татар
җəмгыяте һəм Ватандашлар берлəшмəсе «Латвиянең Башкорт Курултае». Бəйрəм
Рига думасы мəгариф, мəдəният һəм спорт Департаменты финанс ярьдəмендə
оештырыла.


Программа кысаларында:
Бəйрəмнен ачылышы;
Төрле балалар һəм олылар очен уеннар. Алар арасында:
- капчык белəн сугышу;
- кашыкка йомырка куеп йөгерү;
- катыктан тиен акча эзлəү;
- чүлмəк бəрү;
- гирь күгəрү;
- кисеп сюрприз алу;
- капчык киеп йөгерү кебек ярышлар булачак;
- милли көрəш тə үткəрелəчəк.
- канат тарту.

- җырга, моңга бай «Дуслык» ансамбле чыгышы
;
-татар-башкорт биюлəре;
- гитарага татар җырлары;

- төрле иллəрдəн ансамбельлəрнең чыгышы;

Чыгыш ясаучыларга: сорауларны һəм җырларга телəклəрегезне алдан почтага
языгыз аhrin@mail.ru т.+371 26130357, т. +371 29555894


Ихтирам белəн,
Латвиянең «Идел» татар җəмгыятенең рəисе                                  Ринат Ахунов

ВБ «Латвиянең Башкорт Курултае» рəисе                             Зимфер Калимуллин
Просмотров: 1211 | Добавил: Robespjer | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: