00:02
Ригада «Каз өмәсе» бәйрәме үтте.

                       Ригада «Каз өмәсе» бәйрәме  үтте.

 

         12 ноябрьдә, Латвиянең Рига шәһәрендә, көзге-кышкы күмәк йола «Каз өмәсе» бәйрәме  үтте. АНКОЛның бинасында татарлар һәм башкортлар «Каз өмәсе» бәйрәме үткәрде. Латвиянең «Идель» татар җәмгыяте һәм ватандашлар берләшмәсе «Башкорт Курултае», «Салават Юлаев» үзәге татарларны һәм башкортларны бергә жыйды.

 Латвия татарлары һәм башкортлары аралашуга «сусап», «Каз өмәсен» бергә үткәрергә килделәр.  Безнең әби-бабаларыбыз жыелышып олы эшләрне күмәк өмә ясап бергә эшләгәннәр. Без дә шул вакытларны искә төшердек. Бәйрәм түрендә, кунакларны каз каршы алды. Кунаклар белән бергә  балачактан таныш «Каз канаты» дигән җыр җырладык. Татар - башкорт халык җырлары яңгырады.

       Рига думасын проект нигезендә «Каз өмәсе» бәйрәме үткәрелде  һәм «Халкым диеп типкән ике йөрәк!» исемле китап дөнья күрде. Бу китап Габдулла Тукайга һәм Муса Жәлилгә багышланган. Латвиядан Гөлфия Хурамшина, Эстониядан Фәузия Хадиуллина, Швеция Әнүзә Зеттерлундның шигырьләре дә китапка керде.

 

Алып баручы кунакларны каз өмәсенә багышланган табышмаклар, уеннар белән сынады. Бию көе яңгырагач, бөтен кунаклар да бик теләп биюгә кушылдылар. Бер берсен  бәйрәм белән котладылар  һәм күп җылы сүзләр әйттеләр.

          Ахырдан кунакларны  каз бәлеше һәм чәк-чәк  белән сыйландык. Шунан соң, милли татар һәм башкорт ризыклары белән чәй эчү уздырылды. Каз өмәсе – ул матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы. Бәйрәм бик күңелле үтте!

 

Рига., Латвия

Статьянын авторы Ләйсән Билал

фото авторы: Рина Хамитова, Ринат Ахун

 

Просмотров: 1043 | Добавил: Robespjer | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: