14:49
Ригада Чыршы бәйрәме 2013 үтте.

                       Ригада Чыршы бәйрәме  2013  үтте.

 

13 гынварында Латвияда Рига шәһәрендә, чыршы бәйрәме 2013  үтте. АНКОЛның бинасында татарлар һәм башкортлар Чыршы бәйрәмен үткәрде. Латвиянең Татар «Идель» җәмгыяте һәм Ватандашлар берләшмәсе «Латвиянең Башкорт Курултае», Татар белән башкортларны бергә жыйды.

   Латвия татарлары һәм башкортлары аралышуга «сусап», Яңа елны бергә каршыларга килгәннәр. Әлбәттә, Чыршы бәйрәме  2013 бик күңелле үтте. Бәйрәмдә җыр, бию яратучылар катнашты. Күп татар, башкорт халык җырлары һәм яңа эстрадысынын җырлары яңгырады. Алар бергә биеделәр һәм җырладылар. Бер берсен  котлаганнар  һәм күп җылы сүзләр әйткәннәр. Бердәнбер Ригада татар теле укытучысының һәм  шагыйрәнең күп кенә шигырьләре яңгырады. Кунакларга Кыш бабайның чыгышы бик тә шатландырды.  Кыш бабай балаларга бүләкләр тапшырган. Соңынан,  бала чактан таныш «Чыршы, чыршы» дигән җырга кунаклар чыршы тирәли биегәннәр иде.  Алар белән бергә яңа ел чыршысы яндырылган иде.

         Чыршы бәйрәмендә яңа йөлдызларда  чыгыш ясады. Ахырдан Кыш бабай кунакларга гаилә бәхетен, саулык теләп,  бүләкләр таратты. Шунан соң, милли татар һәм башкорт ризыклары белән чәй эчү уздырылды.

 

 Рига., Латвия

Статьянын авторы Ләйсән Билал

фото авторы: Ринат Ахун

 

Просмотров: 976 | Добавил: Robespjer | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: