12:09
Рига. Сабан туе - 2015.

Рига Сабан туе 2015.

 

         6 июньдә Латвиядә Рига шәһәрендә Сабан туе узган. Бәйрәмне Латвиянең «Идел» татар җәмгыяте һәм ватандашлар берләшмәсе «Латвиянең Башкорт Корылтае» оештырганнар, татарларны һәм башкортларны бергә жыйганар.

Бәйрәм Латвиянең Рига шәһәрендә сәламләү һәм  Сабан туе котлау белән ачылган.

    Кояшлы көнне Сабан туе концерт белән башланган. Мәйданда татар-башкорт  җырлары яңгыраган.  Сабан туе хуҗалары матур, татар халык җырлары белән каршы алганнар. Казанда популяр җырчысы Сөмбель Билалова үзенең репертуарынан бик күп матур җырларын җырлаган. Халыкара кокурсының лауряты Татарстанның Атказан артисты Илдар Салахов чыгыш ясаган. Сабан туе бүләге итеп, Илдар Салахов матур татар-башкорт көйләрен уйнаган.  Ригадан Ринат Фаизов «Туганнарның кадерен бел», «Карлы яңгыр» исемле җырларын гитарада уйнап җырлаган. Рина Хамитова башкорт биюен биегән. Алман оешмасы да матур җырларын яңгыраткан. Кунаклар  биегәннәр  һәм җырлаганнар.

Сабан туенда традиция буенча барлык милли уеннар оештырылган. Алар арасында - капчык белән сугышу, көянтә белән су ташу, кашыкка йомырка куеп йөгерү, катыктан тиен акча эзләү, онга чуму, капчык киеп йөгерү кебек ярышлар булды, көрәш тә үткәрелгән. Армрестлинг дигән спортның бер төре  Сабан туеның  бизәге булып торган.

 Бәйрәмнең дәвамында АНКОЛ бинасында  бөтен Сабан туе кунаклары татар милли ризыклары белән чәй эчәргә, өстәл артына чакырылган. Гадәттә, чәк-чәк, пәрәмәч һәм башка хуҗабикәләрнең пешергән милли ризыклары. Алар тәмле пылау белән сыйланганнар. Шулай итеп, татар һәм башкорт җәмгыятьләре үзара якыннан аралаша алган.

Латвиянең Рига шәһәрендә Сабан туе бик тә югары дәрәҗәдә узды дияргә була. Биредә көнкүрүче татар-башкорт милли гореф-гадәтләребезне онытмаганнар һәм бу бәйрәмдә дә ачык күренде. Балтыйк буе татарларының һәм башкортларның үзара дус, бердәм булуын чираттагы Сабан туе дәлилләгән. Казан артистлары барлык кунакларның куңелен кутәргән. Татарстан Руспубликасының Мәдәният Министырлыгына  һәм Татар Конгрессына Латвия, Рига шәһренән кайнар сәлам. Аларга бик зур рәхмәтле без!  Барлык килгән кунакларга рәхәмәтебезне белдерәбез! Исән-имин булыгыз! Сабан туе котлы булсын!

Ләйсән Билал.
 

 

Просмотров: 914 | Добавил: Robespjer | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: