23:40
Рөстәм Миңнеханов Ригада Латвиядәге татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты

 

5 октябрьдә  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ригада Латвиядәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашты.

Очрашу Ригадагы «Мәскәү йорты» Мәскәү мәдәни-эшлекле үзәге залында үтте.  Очрашуны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров ачып җибәрде. Ул кыскача БТК тарафыннан дөньядагы татар иҗтимагый оешмалары белән алып барылучы эш турында сөйләде.

print_1781967_1777964Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре — Латвия һәм Балтыйк буе илләре белән хезмәттәшлекне үстерүдә яхшы ярдәмчеләр, диде Татарстан Президенты. Ул Латвия татар иҗтимагый оешмалары активына татар халкы гореф-гадәтләрен, телен, мәдәниятын сакалуга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

«Сез бер-берегезне табып, халкыбыз традицияләрен, гореф-гадәтләрен, телен һәм мәдәниятын сакалу өчен, берләшә алгансыз, — диде ул. — Латвиядәге татар иҗтимагый оешмалары Бөтендөнья татар конгрессы белән элемтәне җайга салгансыз». Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, «Идел» иҗтимагый оешмасы Европа татарлары альянсына керә. Нәкъ менә Ригада ике ел элек уңышлы рәвештә Европа Сабантуе үтте, диде Рөстәм Миңнеханов.

print_1781967_1778018-1Латвиядәге татарлар эшчәнлеге турында «Идел җәмгыяте рәисе Ринат Ахунов сөйләде. Очрашу барышында «Чишмә» Латвия татар-башкорт мәдәни берлеге рәисе Зөфәр Зәйнуллин да чыгыш ясады. Очрашуда катнашучылар Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмен сизәләр, шул исәптән Сабантуй милли бәйрәмен үткәрүдә дә ярдәм күрсәтелә. Латвия иҗтимагый оешмаларында катнашучылар өчен бию буенча мастер-класслар үткәрү тәкъдиме дә яңгырады. Рөстәм Миңнеханов Ригага Казан дәүләт мәдәният институты студентларын практикага җибәрүне тәкъдим итте.

print_1781967_17780142017 елгы Балтыйк Сабантуен үткәрүгә килгәндә, татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре Латвия, Литва, Эстония татарларын бүлмәсәк өндәделәр — барыбыз да татар булыйк, берләшергә кирәк дигән фикерне белдерделәр. Алар Рөстәм Миңнехановны Европа Сабантуена чакырдылар. Татарстан Президенты Латвия татарларына татар телендә караоке җырлау өчен ике комплект бүләк итте. Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Идел» иҗтимагый оешмасына мәдәни-әхлак байлыкларын һәм татар халкы гореф-гадәтләрен сакалуга керткән өлеше өчен Татарстан Президенты Рәхмәт хатын тапшырды.

Очрашуда Латвия татар җәмәгатьчелегенең яшь вәкилләре «Сабантуй», «Туган тел» шигырьләрен сөйләделәр. Элина Митина  «Сандугач» җырын җырлады.

 

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина

http://tatar-congress.org/yanalyklar/rostem-minnehanov-rigada-latviyadege-tatar-izhtimagyy-oeshmalary-aktivy-belen-ochrashty/

Просмотров: 990 | Добавил: Robespjer | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: