11:19
Пәрәмәчле-биюле Рига Сабан туе


Пәрәмәчле-биюле Рига Сабан туе (ФОТО)


Узган ялларда Латвия башкаласында да Сабан туе гөрләп узды. Бәйрәм бу якларда гомер итүче татар һәм башкортларны бер мәйданга җыя. Чараны җирле «Идел» татар җәмгыяте һәм «Башкорт корылтае» ватандашлар берләшмәсе оештырды.


Бу көнне Ригада татар һәм башкорт җырлары яңгырап торды – Сабан туе концерт белән башланды. Риганың «Дуслык» ансамбле гармунга кушылып, татарның яраткан «Күбәләк» җырын, ә Ринат Фәизов, гитарада уйнап, үзенең «Өмет», «Гүзәл бакча» исемле җырларын башкарды.

Кунаклар да чыгыш ясады – Эстониянең Маарду шәһәреннән килгән татар кызлары милли бию бүләк итте. Ә менә Алсу Малниеце татар һәм башкорт көйләренә биегәндә, мәйдан кунаклары аңа кушылмыйча түзә алмады.



Сабан туенда, традиция буенча, милли уеннар уздырылды. Алар арасында - капчык белән сугышу, көянтә белән су ташу, кашыкка йомырка куеп йөгерү, катыктан тиен акча эзләү, онга чуму, капчык киеп йөгерү кебек ярышларда барчасы теләп катнашты. Көрәш тә үткәрелде. Кул көрәше ярышы исә Сабан туеның бизәге булып торды.

Бәйрәм барышында Сабан туе кунаклары Латвиянең милли-мәдәни берләшмәләр ассоциациясе бинасында әзерләнгән чәй өстәленә чакырылды. Табында чәк-чәк, пәрәмәчтән тыш, Латвия хуҗабикәләре пешергән башка милли ризыклар да тәкъдим ителде. Кунакларны тәмле пылау белән дә сыйладылар. Балтыйк буе татарлары һәм башкортларының үзара дус, бердәм булып яшәвен, шулай итеп чираттагы Сабан туе дәлилләде.

                                                                                                                Ләйсән БИЛАЛ

http://intertat.ru/tt/milli-tt/item/17681-p%D3%99r%D3%99m%D3%99chle-biyule-riga-saban-tue-foto.html

Просмотров: 4062 | Добавил: Robespjer | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: