15:29
Нәҗип Думави – язучы

Нәҗип Думави – бай мирас калдырган язучы. Шагыйрь буларак, 1905-1907 еллардагы күтәрелеш чорында яза башлый һәм күпсанлы шигырьләр, поэмалар иҗат итә. Болардан тыш, повестьлар, хикәяләр, публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре дә яза.

Нәҗип Думави Аксубай районындагы Яңа Дума авылында 1883 елның 19 маенда туа. Башлангыч белемне әтисеннән ала. Унбер яшендә Кизләү мәдрәсәсенә илтәләр. Анда бер кышны укып чыккач, Казандагы Габдулла Апанаев мәдрәсәсенә керә. Аны биредә Һади Максуди да укыта. Нәҗип Думави татар балалары өчен ачылган урыс мәктәбендә дә укый. Н. Думави акча юнәтү теләге белән казакъ далаларына китә. Чистайда, Кизелдә, Буби мәдрәсәсендә, Рязань губернасының Вәрәки авылында һәм Үзбәкстанда балалар укыта.

1911нче елның башында жандармерия Буби мәдрәсәсен тар-мар китерә, мөгаллимнәрне кулга ала, шәкертләрне тарата. Н.Думави да кулга алына һәм Срапул төрмәсендә тугыз айдан артыграк утырып чыга.

Н.Думави 1904-1905 елгы Япон һәм 1914нче елгы империалистик сугышларга алына, яралана. 1921-1925 елларда туган авылында мулла була.

1933 елның 5 маенда Сәмәркандта вафат була.

Просмотров: 913 | Добавил: Robespjer | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: