16:12
МК тамбур һәм шома чигү

Латвияның Рига шәһәрендә 31 март көнне Татар «Идел» җәмгыяте Калциема кварталы комплексында Ләйсән Билалова һәм Алсу Малниеце тамбур һәм шома чигү, татар орнаментларын бизәү буенча мастер-класс оештырды. Балалар үзе теләгән рәсемен алып, төрле җепләр сайладылар. Башта рәсемне кечкенә тастымалга күчерделәр, анан соң ләлә чәчәген чиктеләр. Монда ике төрле чигү ысулы кулланылды: тамбур һәм шома чигү. Балалар бик кызыгып эшкә тотындылар. Берсе берсенен ничек килеп чыканын күзәттеләр. Берсе берсенә киңәшләр бирделәр. Кайбер бала җитез чикте, кайберсе артта калган. Андый балаларга без ярдәмгә килдек, чигеп күрсәттек. Мастер-класка килгән өлкәннәр дә читтә калмады. Алар да кызыксынып чигеп карадылар. Мондый чигешләр белән тастымал, алъяпкыч, намазлык, мендәр тышлары, кашагалар, җәймәләр бизәлә. Туристларга татарлар тарихын сөйләдек. Читек, чүәк, сумка чигешләрен күрсәттек. Алар тегуче, чигүче осталарынан сокландылар. Бу җылы очрашу рухи яктан ике якны да баетты.

Фото Латвиянең «Идель» татар җәмгыяте.Фото Латвиянең «Идель» татар җәмгыяте.

Просмотров: 602 | Добавил: Robespjer | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: