MENU

11:49
Мөхәммәт Гали – язучы, Хәсән Сарьян – язучы

Мөхәммәт Гали — язучы, тел белгече.

ГАЛИ (Галиев) Мөхәммәт Вәли улы

Зуфар Билалов 2

Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Елга авылында туа. Башта Сатыш, аннары Казан һәм Оренбург мәдрәсәләрендә укый. Үзлегеннән рус телен өйрәнә. Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. Октябрь инкыйлабыннан соң, туган авылына кайтып, мөгаллимлек итә. 1919 елда Казанга килә һәм 1931 елга кадәр төрле газета редакцияләрендә эшли. 1931-1933 елларда Казан университетының география факультетында укый. Аннары Казан педагогика институтында укыта. 1946 елдан гомеренең соңгы көненә кадәр Тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни эш белән шөгыльләнә: әдәбият тарихы буенча хезмәтләр (“Г.Камал” дигән монография, И.Хәлфин, Г.Мәхмүдов, Ш.Мәрҗани, Акмулла, С.Рәмиев, Ш.Камал, Өмми Камал һ.б. турында мәкаләләр, “XVIII йөз татар әдәбияты буенча очерклар” һ.б.) яза.

М. Гали – танылган хикәяче дә. Аның хикәяләре “Сайланма әсәрләр”ендә (К., 1956) туплап бирелгән.

Мөхәммәт Гали 1952 елда вафат була

 

Хәсән Сарьян, чын исеме Сарьян Салихҗан улы Хәсәнов — Башкортстанда туган татар язучысы.

Хәсән Сарьян 1930 елның 24 мартында Башкортстанның Илеш районы Иске Аю авылында туа. Башлангыч белемне үз авылларындагы мәктәптә алып, җиде классны күрше авыл мәктәбендә тәмамлый. Аннан соң колхоз эшендә һәм клуб мөдире хезмәтендә була. 1948-1951 елларда Х. Сарьян – Бөре татар педагогия училищесы студенты. Училищедан соң ул Уфа педагогия институтына укырга керә һәм, аны тәмамлап, «Кызыл таң», «Совет Башкортстаны» газеталары, «Сәнәк» журналы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1957-1960 елларда Башкорт дәүләт университетында татар теле тарихы һәм хәзерге татар теле курсыннан лекцияләр укый.

1960 елда Хәсән Сарьян Казанга күчеп килә, башта «Азат хатын» журналы редакциясендә җаваплы секретарь, соңыннан СССР әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры һәм «Идел» альманахының редакторы булып эшли.

Х. Сарьян әдәби иҗат юлын хикәяләр язудан башлый. Аның беренче хикәяләр җыентыгы 1962 елда Казанда басылып чыга һәм укучылар тарафыннан җылы каршы алына. Аннан соң авторның хикәяләре тупланган тагын ике җыентыгы дөнья күрә. Беренче хикәяләре белән үк Х. Сарьян үзенчәлекле язучы, тел остасы булып таныла. «Әткәм һөнәре», «Бер ананың биш улы» повестьлары авторга аеруча зур уңыш китерә. Бу әсәрләре белән Х.Сарьян 1970нче еллар татар прозасының күренекле вәкилләре сафына баса.

Х. Сарьян – тел белеме, әдәби тәнкыйть һәм тәрҗемә өлкәләрендә дә актив эшли. Ул татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзү эшендә катнаша, озак еллар буе радиодан тел мәсьәләләренә багышланган әңгәмәләр алып бара, әдәби осталык турында күп санлы мәкаләләр бастыра.

Әдипнең аерым әсәрләре рус һәм башка халыклар телләренә тәрҗемә ителә. Ул үзе дә татарчага проза әсәрләре тәрҗемә итә. Алар арасында Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» повестеның кыргызчадан тәрҗемәсе аеруча зур осталык белән эшләнгән.

Хәсән Сарьян 1978 елның 21 сентябрендә кинәттән вафат була.

 

 

Просмотров: 417 | Добавил: Robespjer | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: