21 март конне Лиелварде шәһәрендә Нәүрүз бәйрәме үтте. Бәйрәмне Алсу Малнице оештырды.Карга боткасы пешерелде һәм барлык кунаклар сыйландырылды. Кичкә концерт программасы иде.Сәхнәдә бик күп шәрык, һинд, башкорт, крым-татар, балкан биюләре булды. Татар эстрадасы һәм татар халык җырлары "Асылъяр","Суда-суда", "Туган тел","Очрашу җыры", "Тала, тала" этник инструментларына җырланды.Соңынан баллы ризыклар белән чәй очү уздырылды. Бәйрәмне оештыручыларга бик зур рәхмәт! "Нәүрүз" бәйрәме бик күңелле үтте!
|