17:00
Латвиядә 8 март бәйрәме.

                     Латвиядә 8 март бәйрәме.

     Латвияда Рига шәһәрендә бөтен дөнья хатын-кызлар  8 март бәйрәме үтте. Хатын-кызлар бәйрәмен Латвия татарларының "Идел” җәмгыяте белән "Латвия башкортлары корылтае” берләшмәсе оештырды. Бәйрәмне Ләйсән Билалова  алып барды.Тамаша гадәттә концерт белән башланды. Артур  Закиров, Лилиана Газизова җырлар башкардылар, Гөлфия Хурамшина бердәнбер татар теле укытучысы һәм шагыйрә үз шигырен барлык хатын-кызларга багышлады:


 "Яз башында март аенда
Хатын-кызлар б
әйрәме
Зарыгып к
өтә бу бәйрәмне     
Ч
әчәкләрнең бәйләме.

Х
өрмәтлиләр хатын-кызны,
Б
үләкләр тапшыралар.
Т
әбриклиләр белгән-күргән,
Ирл
әребез, балалар." 

Хатын-кызлар бәйрәмне беркемне дә битараф калдырмады, ул җырлар, биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Күрешү мөмкинлегенә иратлар хатын-кызларны роза чәчәкләре белән һәм матур сүзләр белән тәбрикләделәр.

Традицион бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды. Анда татар милли ризыкларын авыз итәргә була иде. Без дә шул тарафтан бөтен дөнья хатын -кызларың  8 март бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә сәләмәтлек, мәхәббәт, унышлар телибез!

                                          автор: Ләйсән Билалова

Просмотров: 980 | Добавил: Robespjer | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: