19:43
Конференция «Татарлар элек, бүген һәм киләчәктә».

              Конференция

 

               

 

Тема: «Татарлар элек, бүген һәм киләчәктә» Латвиянең «Идел» татар җәмгытенең 25 еллык юбилейена багышлана.

 

        Латвиядә, Рига шәһәрендә 9 ноябрь көнне «Татарлар элек, бүген һәм киләчәктә» исемле конференция узачак. Конференция  Латвиянең «Идел» татар җәмгытенең 25 еллык юбилейена багышлана. Чара Риганың 51-нче урта мәктәп бинасында, Маскавас урамы 262 булачак. Чараны Латвиянең «Идел» татар җәмгыте оештыра. Рига думасының мәгариф,  мәдәният һәм спорт  Департаменты иҗтимагый интеграция  проектың программасы нигезендә оештырыла.

 

                Программа кысаларында:

1.Татарлар тарихы.

2. «Идель» татар җәмгытенең тарихы. Доклад ясаучы Ринат Ахунов.

3. Татар теле һәм аның әһәмияте. Китапның перезентациясы. Доклад ясаучы Гөлфия Хурамшина.

4. Татар бәйрәмнәре. Доклад ясаучы Ләйсән Билалова.

5. Татар милли кием һәм аның әһәмияте. Доклад ясаучы Алсу Малниеце

6. Татар ашларның тарихы. Доклад ясаучы Фәимә Турлая.

7. Татар милли җыр һәм бию.

8. Чәй эчү.

 

 Барча булган сорауларны  почтага  җибәрергә була аhrin@mail.ru

    т.(+371) 26130357

 

 

 Хөрмәт итеп,            

«Идел» татар җәмгытенең рәисе    Ринат Ахунов.

Просмотров: 1118 | Добавил: Robespjer | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: