12:05
Ригада «Каз өмәсе» бәйрәме үтте.
    
Фотография: 24 ноябрь конне Ригада "Каз омэсе" утте. Бик кунелле бэйрэм булды! Рэхэтлэнеп биедек, жырладык! Барсына да килгэн очен бик зур рэхмэт!


     21 ноябрьдә,  Латвиянең Рига шәһәрендә, көзге-кышкы күмәк йола «Каз өмәсе» бәйрәме  үтте. АНКОЛның бинасында татарлар һәм башкортлар «Каз өмәсе» бәйрәме үткәрде. Латвиянең «Идель» татар җәмгыяте һәм ватандашлар берләшмәсе «Башкорт Курултае», татарларны һәм башкортларны бергә жыйды.

 Латвия татарлары һәм башкортлары аралашуга «сусап», «Каз өмәсен» бергә үткәрергә килделәр.  Безнең әби-бабаларыбыз жыелышып олы эшләрне күмәк өмә ясап бергә эшләгәннәр. Без дә шул вакытларны искә төшердек. Бәйрәм түрендә, кунакларны каз каршы алды. Кунаклар белән бергә  балачактан таныш «Каз канаты» дигән җыр җырладык. Татар - башкорт халык җырлары яңгырады. Гөлфия Хурамшина - бердәнбер Ригада татар теле укытучысы. Шагыйрә күп кенә шигырьләрен сөйләде. Әлбәттә, «Каз өмәсе» дигән шигыре дә яңгырады:

         Каз өмәсе.

 Таралганбыз җир йөзендә

Кайда гына юк татар!

Әйтерсең лә үз илебездә

Дөнья безгә булган тар.

Кайда гына яшәсәк тә

Татар булып калганбыз!

Гөреф-гадәтләребезне

Саклап  кала алганбыз!

Җыелдык каз өмәсенә.

Кан кардәшләр без бергә!

Шатлык та куанычлыкта

Бу очрашу һәр кемгә!

Күз алдымда балачагым

Каз бәбкәсен саклавым,

Бу бәйрәмнән дә татлысын

Бәйрәмне мин тапмадым.

Мәшәкәтле эш булса да,

Бу эш бик шома бара.

Чөнки казларны йолкырга,

Байтак халык җыела.

Яшь егетләр кичтән инде,

Пычакларын хәзерли.

Яшь кызлар матур күлмәк

Һәм алъяпкыч әзерли.

Кызлар аңлый каз өмәсе

Бик зур сынау аларга

Күпләр җыела кызларның

Уңганлыкны сынарга

Һәркем тели киләчәктә

Уңган килен сайларга.

Кызлар әзер бу сынауда

Беренчелекне алырга.

Шул сәбәпле инде кызлар,

Бар тырышып эшлиләр.

Авыр булса да бу сынау,

Ничектә бирешмиләр.

Суйган казларны бик җайлап,

Киянтәгә төзәләр.

Ипләп кенә каз чайкарга

Иңешкә юнеләләр.

Менә шулай бергә, бергә

Бик зур эш башкарыла.

Инде хәзер  кичен зур сый,

Уен көтәргә кала.

Зур өстәлдә, йә идәндә,

Бер зур гаилә булып,

Каз боткасын татый барда.

Хуҗаларга кушылып.

Анан инде уен китә,

Шау-гер килә  өй  эче

Шушымы соң, шатлык түгел?

Кызлар, егетләр өчен!

Кунакларга аның чыгышы бик тә ошады.

Алып баручы кунакларны каз өмәсенә багышланган табышмаклар белән сынады. Бию көе яңгырагач, бөтен кунаклар да бик теләп биюгә кушылдылар. Бер берсен  бәйрәм белән котладылар  һәм күп җылы сүзләр әйттеләр.

         «Каз өмәсе» бәйрәмендә яңа «йөлдызлар» да чыгыш ясады. Ахырдан кунакларны  каз бәлеше һәм чәк-чәк  белән сыйландык. Шунан соң, милли татар һәм башкорт ризыклары белән чәй эчү уздырылды. Каз өмәсе – ул матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы. Бәйрәм бик күңелле үтте!

 

Рига., Латвия

Статьянын авторы Ләйсән Билал

фото авторы: Ринат Ахун

 Бик күңелле бәйрәм булды! Рәхәтләнеп биедек, җырладык! Барсына да килгән өчен бик зур рәхмәт!


Просмотров: 1866 | Добавил: Robespjer | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: