18:58
Яз килә




Бозлар, ак кар агып китә,

Күктә кояш елмая.

Караңгы төннәр кыскара,

Якты көннәр озая.


 Уяна кышкы йокыдан

Нурлы жиһан, табигать,

Тагын бер кышны

                           уздырдык -

Шунысына канәгать.


Тиздән кайтырлар ерактан -

Җылы яктан кошкайлар.

Йомшак җилләр, жанга рәхәт

Алып кайтырлар алар.



Чылтыр-чылтыр чыңлап

                               кырда

Яңа туган елгалар

Җанландырып тирә-юньне

Шат җырларын

                             җырларлар.

 


Яфрак ярыр ак каеннар,

Ямь керер урманарга!

Чәчәк атар кыр гөлләре,

Сибелеп болыннарга.

 

Язгы хуш - ис һәм саф һава

Җир өстенә тарала,

Ышаныч туа: төзәлер

Йөрәкләрдәге яра.



Рига

Гөлфия Хурамшина

Просмотров: 1140 | Добавил: Robespjer | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: