23:16
Җиңү көне өчен бабайларга, әбиләргә бик зур рәхмәт !

Җиңү көне өчен бабайларга, әбиләргә бик зур рәхмәт !

Җиңү көне

 

9 май – җиңү көне

Кемгә бәйрәм, кемдә уй.

Төзәлмәгән яраларны

Оныт бераз, ташла, куй.

 

Узып барам матур юлдан –

Шау чәчәктә бер алан.

Борылып кердем, хайран калдым,

Ышана алмыйм һаман.

 

Әйе, әйе ялган түгел

Җиргә чәчәк чәчкәннәр.

Ә чәчәкләр астында

Кабер, кабер, каберләр.

 

«Кардәшләр кабере» - дигән

Сүзләрне мин укыдым.

Күнелем тулды моңсуланып

Күп уйланып утырдым.

 

Бик күпләрнең туганнары

Шулай ятып калганнар.

Чәчәкләр сала алмыйбыз

Бик ерак шул аралар.

 

Алар өчен сандугачлар

Мәңге сакка басканнар.

Багышлыйлар үз җырларын

Сезгә кайтмый калганнар.

 

Барып булмый теләсәк тә

Тыныч кына ятсыннар

Догалардан калдыйрмыйбыз

Кабул гына булсыннар.

 

Май,  2005 ел

Гөлфия Хурамшина

Рәсем авторы Сазида Нуруллина Шайхулисламова




Просмотров: 1333 | Добавил: Robespjer | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: