14:32
Ганеева Зәйтүнәгә 100 яшь тулды

Латвиядә яшәүче Ганеева Зәйтүнә ханымның 14 февралендә туган көне узды, аңа 100 яшь тулды. Аңа исәнлек-саулык, озын гомер телибез!Иртәгә без аны котлыйбыз. Татар конгрессы котлаувын Һәм милләттәшләрнең төрле илдән котлауларын тапшырабыз. Алар арасында: Франция, Айзербаджан, Алмания, Бельгия, Польша, Греция, Эстония, Венгрия, Белоруссия. Англия, Болгария. Барыгзыга да рәхмәт бик зур! Отчет иртәгә.

Йөз ел яшәү азмы, күпме?
Зур бәхетме - ни икән?
Җавап бирү мөмкинлеге
Бик азларга бирелгән.

Зәйтүнә апа, Сез нәкъ менә
Шундыйларның берсесе.
Гомерне татыган кеше -
Бәлки иң бәхетлесе.

Бу тормышның ачысын да,
Бәхетен дә күргәнсез.
Тормышны нык яраткансыз,
Яшәү тәмен белгәнсез.

Яшәсәк тә бу дөньяда
Йөзгә, меңгә кадәрле.
Бу тормышның елы түгел,
Һәр секунды кадерле.

Сез безгә тормышта үрнәк,
Акыллы, гадел кеше.
Барыбыз өчен дә безгә
Сез әниебез төсле.

Сезгә саулык телибез без.
Сезне котлау - зур бәхет!
Яшәгез киләчәктә дә
Бар дөньяны гөрләтеп!
Автор: Раил ГатауллинФото Латвиянең «Идель» татар җәмгыяте.

Фото Латвиянең «Идель» татар җәмгыяте.

Просмотров: 822 | Добавил: Robespjer | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: