00:03
Габдулла Тукайга 125 ел тула



     2011 ел Татарстанда Тукай елы дип игълан ителде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге Указны агымдагы елның 11 февралендә имзалады. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан һәм, әлбәттә, аның милли һәм дөнья мәдәниятенә керткән өлеше алдында баш ию, исемен һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максатында 2011 елны Татарстан Республикасы Тукайга багышлый.

В Республике Татарстан проходят мероприятия, посвященные 125-летию со дня рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая.
В целях увековечения памяти и творческого наследия великого татарского поэта Габдуллы Тукая Президент Республики Татарстан Рустам Минниханов 11 февраля подписал Указ об объявлении 2011 года Годом Габдуллы Тукая в Республике Татарстан.

      Үз-үземә

Телим булырга мин инсане гали,
Тели күңлем тәгали биттәвали.

Күңел берлән сөям бәхтен татарның,
Күрергә җанлылык вактын татарның.

Татар бәхте өчен мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә чын татармын.

Хисапсыз күп минем милләткә вәгъдәм,
Кырылмасмы вавы*, валлаһе әгъләм?

Кырылмасмы вавы — сүз уйнату: «вәгъдәм» дигән сүзнең баштагы
«в»сы кырылса, «юк» дигән мәгънәдәге «әгъдәм» сүзе килеп чыга. «Вәгъдә күп булса да, бар да бушка, юкка булмасмы?» дигән мәгънәдә.



Инсане гали — бөек кеше.
Тәгали биттәвали — туктаусыз югары күтәрелүне.
Валлаһе әгъләм—иң яхшы белүче Аллаһ.

http://kitap.net.ru/tukai1.php

Просмотров: 1157 | Добавил: Robespjer | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 Auth  
0
This is a really intelligent way to answer the qeusiton.

Имя *:
Email *:
Код *: