12:48
Габдулла Шәрәфи – күренекле татар шагыйрь,

Габдулла Шәрәфи – күренекле татар шагыйрь,

Габдулла Шәрәфи, тулы исеме Габдулла Шәрәфетдин улы Шәрәфетдинов  күренекле татар шагыйре, язучы.

Ул 1926 елның 29 июлендә Татарстанның Биектау (элекке Дөбъяз) районы Кече Битаман авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. 1936 елда алар гаиләләре белән Казанга күчеп киләләр. Габдулла 11, 12нче урта мәктәпләрдә белем ала, шунда тел һәм әдәбият укытучысы, дәреслекләр авторы Шакир Нигъмәтуллин җитәкләгән әдәби түгәрәккә йөри. Мәктәптә укыган чорда аның Габдулла Тукайга ияреп язган “Батыр егет” исемле өйрәнчек әкият-поэмасы 1941 елда “Яшь ленинчы” газетасында басылып чыга.

Шулай да әдәбият мәйданына ныклап аяк басканчы Габдулла Шәрәфигә дөньяның шактый әчесен-төчесен татырга туры килә. Җиденче сыйныфны тәмамлауга, Бөек Ватан сугышы башлана, Габдулла Шәрәфи, укуын ташлап, эшкә урнашырга мәҗбүр була. Аннан – җиде елга сузылган солдат хезмәте. Ул Япониягә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, совет гаскәрләре составында Монголия далаларын, Гоби чүлен, Хинган тауларын кичә. Армиядән кайткач, биш ел Казанда производствода электромонтажчы булып эшли, кичке урта мәктәпне, читән торып укып, КДУның рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый, аннары озак еллар “Совет Татарстаны” (хәзерге “Ватаным Татарстан”) газетасы редакциясендә бүлек мөдире вазифасын алып бара, 1962-1964 елларда Мәскәүдәге Югары Партия мәктәбендә укый. 1967 елдан башлап республика хатын-кызлар журналы “Азат хатын” редакиясендә җаваплы сәркатип, соңрак редактор урынбасары булып эшли.

Сугышка кадәрге шигъри әсәрләрен (өйрәнчек шигырләрен һәм әкият-поэмасын) исәпләмәгәндә, Габдулла Шәрәфи тулысы белән проза жанрында иҗат итүче автор. Аның балалар өчен язган “Кәҗәләр, кыяр һәм без” исемле беренче хикәясе 1962 елда “Яшь ленинчы” газетасында басылып чыга. Аннан “Энҗе бөртекләре”, “Тәфтиләү”, “Мут Галләм”, “Зәңгәр шәл”, “Мирас”, “Хат” исемле хикәяләре, кече яшьтәге балалар өчен “Хикәяләр” җыентыгы, “Сусыз дәрья” исемле повесте, балалар, олылар тормышыннан алып язылган “Аккошлар кайтыр әле”, “Күрше малае” кебек повестьлары дөнья күрә. “Сусыз дәрья” повесте рус теленә тәрҗемә ителеп, “Через Большой Хинган” исеме белән ике тапкыр (Казанда һәм Мәскәүдә) басыла..

 http://tazbash.ru/

Просмотров: 1066 | Добавил: Robespjer | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: